Могҗизалар илендә Алиса эзләреннән (6+)

27 гыйнварда инглиз язучысы, математик һәм фотограф  Льюис Кэрроллның тууына 190 ел була. Шул уңайдан 14 нче санлы китапханәдә «Могҗизалар илендә Алиса эзләреннән» дигән әдәби уен үтте.
Балалар зур кызыксыну белән ребуслар, табышмаклар чиште, сүзләрдә саннар эзләде. Алар, хәрефләр нигезендә грамматик кушу һәм алу биремнәрен үтәп, үзләренең математика буенча белемнәрен күрсәтә алды. Һәр дөрес җавап өчен балалар бер пазл алды, ә уен азагында шул пазллар ярдәмендә «Алиса Могҗизалар илендә» китабы буенча иллюстрацияләрне җыя алды.  

Чара әсәр мотивлары буенча төшерелгән Алиса турында совет мультфильмын карау белән тәмамланды. «Зәңгәр чемодан сәяхәте» программасы кысаларында уздырылган әлеге беренче чара балаларны гаҗәеп уй-хыяллар дөньясына алып кереп китте. 

Поделиться: